«Галәмне яулаган беренче хатын-кыз»: телдән журнал (12+)

20 апрель көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешковага багышланган чарага чакырды. 

Космонавтиканы ир-атлар белән бәйлиләр. Шулай да нәфис затлардан торган космонавтлар отряды тарихы 50 дән артык исәпләнә. Аларның берсе — гади крестьян гаиләсендә туып-үскән, йолдызларга барып җитеп, легендага әйләнгән Валентина Терешкова.

Март аенда беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешковага 85 яшь тулды. Телдән журнал чарада катнашучыларга Валентина Владимировна Терешкованың тормыш һәм космик юлы битләрен ачарга ярдәм итте. Китапханә кунаклары хатын-кызлар арасында беренче космонавтлар отрядына ничек сайлап алулары, очышка әзерлекнең үзенчәлекләре турында белде, Валентина Терешкованың тарихи очышы видеохроникасын карады. 

Чара азагында катнашучылар кызыклы «космик» викторина сорауларына җавап бирде. 

 

Поделиться: